«Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашучыларны котлыйбыз

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Халыкның милләтпәрвәрлеген никадәр дәрәҗәдә икәнен беләсең килсә, аның җырларын, моңнарын тыңла. Башкарган әсәрнең эчтәлегендә башкаручының үз үзен тотышы, уй-кичерешләре, халкының язмышы чагыла икән - синең милләт алдында, остазларың алдында йөзең якты. Күркәм сыйфатларны балаларда тәрбияләүче, киләчәк буынга милләтебез мәдәниятен тапшыручы – Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучы-остазларының тырышлыгы нәтиҗәсе - «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар Сабирзянова Самира 2 урын, җитәкчесе Хамидуллина Расиха; «Шатлык» вокаль ансамбле 1 урын җитәкчеләре Хазиева Резеда, Хакимуллина Миляуша; «Балачак» вокаль ансамбеле 2, урын җитәкчесе Хазиева Резеда Рафисовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International