Бүген Сарман районында яшәүчеләр Украинада махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Галимҗанов Оскар Илгиз улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм чараларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, Чаллы шәһәре Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, туганнары һәм якыннары катнашты.
Россия Федерациясе Президенты В.в. Путин Указы белән Оскар Галимҗанов Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Геройның мәңгелек хәтере һәм мәңгелек даны.