Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Kazan Digital Week - 2023 Халыкара форумында катнашты.
Kazan Digital Week төп максаты фәнни - техник мәгълүмат алмашуда, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауда, шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә ярдәм итү. Форумның тематик юнәлешләре: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында һәм мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы, финтех экосистемасы.