Бүген Җәлил поселогында ПАО «Татнефть» генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы ярдәме һәм җирле бюджеттан финанслашу нәтиҗәсендә заманча күп функцияле спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды.
Чарада Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., В.Д.Шашина исемендәге ЦОБ ПАО «Татнефть» Сарман районы буенча социаль программаларны озата бару төркеменең социаль программаларны озата бару үзәгенең әйдәп баручы белгече Мингазова М.М., Җәлил ТППО ОППО ПАО «Татнефть» профкомы белгече Маринина Л.З. чыгыш ясап, чарада катнашучыларны котладылар.
Сарман муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А. ООО «Пром-Транс-Энергосервис»нең баш инженеры Илдар Илгизәр улы Хуснуллинны, ООО «Пром-Транс-Энергосервис»нең бригадиры Рәсим Рәис улы Хасаншинны Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Бу чара төрле буын кешеләрен массакүләм спорт төрләренә җәлеп итү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә.