"Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Рәмилә Риф кызы белән тематик чара узды. Ул балаларга юлларда, машинада, велосипедта һәм самокатларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләде. Балаларга викторина үткәрделәр һәм табышмаклар әйттеләр.