Сәнгать мәктәбендә күргәзмәгә бару

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Җәлил сәнгать мәктәбендә 18 нче сентябрьдә «Татнефть» компаниясенең һәм Татарстан Республикасының юбилей даталарына багышланган «Туган ягым – Татарстан 2023» конкурсында җиңүчеләрнең иҗади эшләренең IX нчы күчмә күргәзмәсе ачылды. Сәнгатьне яратучылар күзенә профсоюз әгъзаларының «Татнефть» төркеме предприятиеләре һәм төбәкнең сервис предприятиеләре хезмәткәрләренең һәм эшләми торган пенсионерларының иң яхшы иҗади эшләре тәкъдим ителде. "Җәлил гимназиясе" нең 6-7 нче сыйныф укучылары күргәзмәгә бик теләп килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International