21 нче сентябрьдә "Җәлил гимназиясе" сенең актлар залында урта һәм өлкән звено укучыларының ата-аналары өчен гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Рамилә Риф кызы "Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы" темасына доклад белән чыгыш ясады. Моннан тыш, туклану, уңышлар, контроль мәсьәләләре дә күтәрелде. Уку эшләре буенча директор урынбасары Р. Ф. Миңнәхмәтова укучыларның йомгаклау аттестациясе мәсьәләләренә тукталды.