Л.Н. Толстой исемендәге укучылар конференциясе

2023 елның 23 сентябре, шимбә

22 нче сентябрьдә «Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Л.Н.Толстой исемендәге мәктәп укучыларының ХХІ Республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды. Конференция язучы Л.Н.Толстойның тормышына һәм әдәби иҗатына, педагогик эшчәнлегенә, язучы-юбилярларга, китап-юбилярларга, педагог һәм остаз елына, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган. Анда Сарман районы мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлык катнашучылар да мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде. 11 нче сыйныф укучысы Әлкәева Карина һәм 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәдиев Камил җиңүчеләр булдылар. Аларның эшләре 10 нче ноябрьдә Казанда узачак конференциянең республика этабына җибәреләчәк. Зиннәтуллина Зәлина 3 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчеләре Хөснетдинова И.Н. Һәм Нуриәхмәтова И.Н.) Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International