Хөрмәтле профсоюз лидерлары, профсоюз хәрәкәте ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – профсоюз хезмәткәре көне белән котлыйм.
Профактивистлар җилкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү ята. Бу хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт һәм социаль-көнкүреш шартларын булдыру, Хезмәтне саклау торышын контрольдә тоту, социаль гарантияләр һәм башка күп нәрсәләр. Сезнең актив тормыш позициягез, оештыру сәләтегез, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән энергиягез зур хөрмәткә лаек.
Профсоюз активына һәм барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, профсоюз сафларының бердәмлеген, затлы эштә уңышлар телим.