25 нче сентябрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә "Мөһим турында сөйләшү" дигән класс сәгатьләре узды. Дәресләр Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышлана. Дәрес вакытында укучылар Россиянең сайлау системасы һәм аның эш принциплары белән җентекләбрәк таныштылар, ТР Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин һәм беренче хәрәкәт рәисе Сөләйманов катнашындагы "Беренчеләр Советына сайлаулар" видеоролигын карадылар.