Китапханәдә-өлкәннәр көне

2023 елның 30 сентябре, шимбә

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне без районыбызның абруен, куәтен күтәргән, тормыш елъязмасына матур сәхифәләр өстәп барган ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.
29 сентябрь көнне Сарман үзәк итапханәсендә «Олы җанлы, батыр өлкәннәрем, бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!”» дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Өлкән буынның бай, рухи күтәренкелеген саклау, аларны олылау максатыннан чәй өстәле оештырылды.
Өлкәннәрне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән аралаштырып алып барылды. Кичәне «Сезнең янда күңел яктыра» дигән китап күргәзмәсе бизәде. Соңыннан өлкәннәребез “Көз бүләкләре” фотозонасында фотога төштеләр. «Бер күрешү – үзе бер гомер» - , дип юкка гына әйтмиләрдер. Булдыра алганча, игелек кылып, ярдәм итеп, җылы сүзебезне бүләк итеп яшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International