2023-2024 елгы хоккей сезонын ачу

2023 елның 1 октябре, якшәмбе

30 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 2023-2024 елгы хоккей сезоны ачылды, шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасы булды. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндас Вәлиев һәм Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов сәламләде. Сезонны ачуда Баулы, Зәй, Лениногорск шәһәрләреннән командалар һәм "Торнадо"командасы хоккейчылары катнашты. Яңа сезонда торнадовчыларга уңышлы чыгышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International