Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга « Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-11 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.