Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ягафаров Азат Фердинанд улы гражданнарны онлайн кабул итте.
Депутатка 2 кеше мөрәҗәгать итте. Советның һәм Башкарма комитетның җаваплы кешеләре, Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
Кабул итү барышында авыл мәдәният йорты өчен өстәлләр, урындыклар сатып алуда һәм җир өстендәге җылылык трассасын җир астына күчерүдә ярдәм күрсәтү турында сораулар килде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Шулай ук ярдәм проектларында катнашу буенча консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.