Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Ел саен октябрь аенда илебез искиткеч бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр бирәләр. Бу дата уңаеннан, шулай ук 2 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр уза торган Зур укытучылар атналыгы кысаларында гимназиянең актлар залында Укытучылар көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узд - концертка лаеклы ялда булган укытучылар чакырылган иде. Кадерле коллегаларыбыз,сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучылар телибез! Бәйрәм белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International