5 нче октябрьдә Сарманда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт педагогларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Илмира Наил кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Инглиз теле укытучысы Гарайшина Эльмира Хазинур кызы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм аларга эшләрендә уңышлар телибез!