Бүген Сарманда Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.
Ярминкәдә агрофирмаларның, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының үз җитештерү продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында концерт программасы белән район мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Теләге булганнарны кайнар чәй һәм блиннар белән сыйлаганнар.
Ярминкәгә район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде, тәкъдим ителгән ассортимент һәм бәяләр белән танышты.