Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм 2022 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин «җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры»номинациясендә җиңүче булды. Шәрләрәмә авыл җирлеге секретаре Розалия Әхмәтшина - «җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, кадрлар һәм документация белән тәэмин итү»номинациясендә.