Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова да авылдашларына хөрмәт һәм игътибар күрсәттеләр, аның хезмәт һәм тормыш елларыннан истәлекләр белән бүлештеләр, киләчәктә дә сәламәт булуын теләделәр.
Мөхлисулла абый бүгенге көндә улы Расих белән килене Рәсимә тәрбиясендә яши.