«Татарча диктант – 2023» дөньякүләм белем тикшерү акциясе хакында

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны бу акция 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә 13:00 сәгатьтә «Татарча диктант» акциясенең «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн трансляция алып барылачак.

Сезнең районыгызда әлеге акцияне уздыру һәм оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә diktant.tatar сайтында теркәлү тәлап ителә. Диктантны турыдан-туры сайтта язу мөмкинлеге дә каралган. Акция турында тулырак мәгълүмат кушымтага беркетелгән.

Элемтәләр өчен тел: (843)236-59-16, электрон почта: tatarchadiktant@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International