Бүген Җәлил бистәсендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Сергеев Валерий Александровичны, Хасбиев Ирек Марат улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм тантанасында Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Радик Хәлиуллин, район хәрби комиссариаты вәкилләре, туганнары, якыннары, дуслары катнашты.
Район башлыгы һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашты.