Бүген «Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Сарман үзәк район хастаханәсе һәм «Шәфкать»халыкны социаль яклау бүлеге катнашында эшлекле киңәшмә узды. Чарада МР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сәхипова катнашты. Ул бу юнәлештә активрак эшләргә чакырды, мохтаҗларга вакытында һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү максатында озак вакытлы карау системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеген оештыруга игътибар итте. Системаны гамәлгә ашыруның контроль күрсәткечләре буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.