13 нче октябрьдә Җәлил гимназиясендә Татарстан Республикасының "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 нче еллар)" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясе уздырылды. Әлеге акциядә укытучылар, югары сыйныф укучылары һәм килгән кунаклар - барлыгы 170 кеше катнашты.