Бүген Сарман муниципаль районында биш көнлек эш йомгаклары ясалды һәм шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча алдынгы комбайнчыларны, механизаторларны һәм агрономнарны бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.