Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Башкарма комитет, социаль яклау бүлекләре белгечләре, җирлек башлыгы чакырылган иде. Әхмәт авылында яшәүче хатын-кыз үз мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә эшкә кабул ителде һәм район башлыгы тарафыннан контрольдә тотыла.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.