Бүген иртә күңелле вакыйгадан башланды. Сабирҗанов Соббух Сабирҗанович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утә.
Соббух абый, сезнең хезмәт һәм шәхси тормыш юлыгыз һәркем сокланырлык. Сугыш еллары авырлыкларын кичереп, сугыштан соң илне торгызуда үз өлешегезне керткәнсез. Матур гаилә корып, игелекле балалар үстергәнсез.
Озак еллар районның янгын сүндерү бүлегендә намуслы хезмәтегез, район үсешенә, халыкка рухи һәм дини тәрбия бирүдә керткән шәхси өлешегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм һәм 90 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз.
Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин гомер, балалар, оныклар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телибез.