“Легендарные шлягеры Победы”

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

23 октябрь көнне район мәдәният йортында “Легендарные шлягеры Победы” дип исемләнгән концерт булып узды. Кунаклырны һәм тамашачыларны район Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү турында сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты, көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов җитәкчелегендәге җырчылар төркеме Бөек Ватан сугышы турында язылган җырлар аша тамашачыларга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын ачып бирделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар янында алгы сызыкта булып, үзенең җырлары белән якташларыбызны рухландырып кайткан җырчы сәхнәдән яңгыраткан сугыш турындагы һәрбер җырының язылу тарихына, аның авторларына, беренче башкаручыларына аерым тукталды, алар турында сөйләде. Вил Нургалиевич шулай ук комсомол, аның оешу тарихы турында да әйтеп үтте.

Төркемдәге җырчылар Игорь Дмитриев, Миләүшә Галиеваларның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Концерт һәркем өчен таныш “ День Победы” җыры белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International