1 октябрьдән республикада " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы.
Конкурс республикабызның социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухилыкка, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.
Конкурс турындагы нигезләмәгә ярашлы, аның муниципаль (1 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр) һәм зона турлары (2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 10 февраленә кадәр) бар. Конкурс финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.