Татарстан үзмәшгульләренә маркетплейсларда бизнес башларга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 27 октябре, җомга

«Минем бизнес " үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләрне маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул итү инде ачык.

Экспертлар үзмәшгульләрне онлайн-рекламага бушлай өйрәтәчәк. Катнашучыларны Россиянең e-соммегсе базары үзенчәлекләре белән таныштырачаклар, маркетплейсларда шәхси кабинет булдырырга, алар өчен иң яраклы мәйданчыкны һәм уңайлы логистик схеманы билгеләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук үзмәшгульләргә SEO-оптимизация үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Белем бирү программасы Россиянең эре онлайн-мәйданчыкларына юнәлдерелгән: Wildberries, Ozon, Яндекс.Маркет һәм Каzanexpress. Катнашучылар укыту модулен тәмамлау турында 16 академик сәгать күләмендә сертификатлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International