Бүген Сарман районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Шуңа бәйле рәвештә районда җаваплы комиссия эшләде, аның составына ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, «Россельхозцентр»ның район филиалы башлыгы Рамил Нәҗметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен механизацияләү буенча консультант Гөлүс Фәттахов һәм башкалар керде. Комиссия эшендә шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев катнашты.
Агрофирмалар арасында иң күп балл җыеп – 70 балл җыеп, беренче урынны «Җәлил»агрофирмасы алды. Икенче урынны җиңүчедән бер баллга артта калган «Нөркәй» агрофирмасы алды. «Сарман " агрофирмасы 68 балл белән өченче булды.