Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгының чыршысы булды.
Чара мобилизацияләнгән гражданнар балалары, махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт үтүче гражданнар балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылды.
Балалар тамашаны рәхәтләнеп карадылар, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, татлы бүләкләр алдылар, зур хорда «В лесу родилась елочка»җырын җырладылар. Чара биюләр һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.