Мортыштамак мәктәбендә Яңа ел чарасы узды.

2023 елның 29 декабре, җомга

Мортыштамак мәктәбендә Яңа ел чарасы узды. Мәктәп директоры Чулпан Раиф кызы алдынгы укучыларга һәм район олимпиадалары призерларына грамоталар тапшырды. Балалар күңелле бәйрәм чыгышы әзерләделәр. Шулай ук бәйрәм ахырында  лотерея уздырылды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Һәр бала үзе белән яхшы кәеф алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International