30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында Яна ел бал-маскарады узды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улының котлавы белән башланып китте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.