30 декабрь көнне Ләке мәдәният йортында " Хуш киләсен, Яңа ел " исемле бәйрәм чарасы узды. Авыл җирлеге сәркатибе С.В. Попова авыл кешеләрен һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмне үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр.