Зур Нөркәй авыл җирлегендә Яңа ел чаралары

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

 Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Яңа ел - һәрвакыт могҗиза, Тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр көтә. 30 декабрь көнне Зур Нөркәй авыл мәдәният йортына Зур Нөркәй авылы халкы яңа 2024 нче елны каршыларга җыелды. Барлык яшәүчеләрне  авыл җирлеге башлыгы Мустафина А.В. яңа ел белән котлады. Кыш Бабай һәм Кар кызы  күңелле уеннар, конкурслар үткәрделәр. Зур Нөркәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Кыш бабай белән Кар Кызы барлык  килгән тамашачыларны тәм-томнар белән сыйладылар, кечкенә сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International