31 декабрь көнне Азалак мәдәният йортында " Яңа ел киче" исемле бәйрәм чарасы узды. Чараны авыл жирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов башлап жибәрде, авыл кешеләрен һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмне үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр.Барыбызга да тыныч күк һәм нык сәламәтлек телибез. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык булсын. Яңа ел котлы булсын!