31 декабрь көнне Яңа ел алдыннан Александровка авыл җирлегендә "Яңа ел кичүе" дип аталган Яңа ел чаралары узды. Авыл җирлеге башлыгы Вафин И.Ф. авылдашларын һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмне үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.