2 гыйнварда Халитова Разия Мөзаһит кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Разия Мөзаһит кызы Хәлитова 1929 елның 2 гыйнварында Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылында туа. Туган авылында 1-4 сыйныфларда укый (1937-1940 еллар). Сугыш башлану белән Кызыл Бакча колхозына эшкә урнаша. Сугыштан соң укуын Иске Минзәләбаш авылында дәвам итә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, 1948-1967 елларда Кызыл Бакча авылында колхозда эшли. Разия Мөзаһит кызы үз һөнәрен балалар белән бәйли. 20 ел (1967-1987 еллар) Җәлил поселогының икенче мәктәбендә эшли.
1950 елда Фәлих Фәррахович белән тормыш барлыкка килә. Ул ире белән өч кыз үстергән.
Бүген ул лаеклы ялда. Разия Мөзаһит кызы юбилей һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Чәчәкләр үстерергә, тегәргә һәм чигәргә ярата.
Бу истәлекле көнне Разия Мөзаһит кызын Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, ул Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рафикъ Әзһәм улы туган көнендә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух теләде. Разия Мөзаһит кызы җылы сүзләре һәм игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.