Бүген Сидорова Валентина Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бу истәлекле көнне именинница Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева һәм Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге Башлыгы Р.А. Кәримовтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар юбилярга Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Валентина Николаевна адресына ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, туганнары һәм якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы турында иң игелекле сүзләр һәм эчкерсез теләкләр яңгырады!