Музей яңалыклары. Күңелле каникуллар!!!

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Буш вакытларының һәр минутын күңелле һәм файдалы үткәрергә теләүче балалар өчен, кышкы каникул чорында  эбру техникасында рәсем ясау буенча масстер- класслар үткәрелде.  Балалар чыршы уенчыкларына һәм открыткаларга багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.  Элегрәк котлауларны смс язып түгел, ә почта бүлекләре аша махсус котлау открыткаларына тутырып җибәрүләре турында белделәр.  Барлык туганнарга, дусларга һәм якыннарыбызга открыткалар җибәрә идек бит. Моның өчен иң матур рәсемле открыткалар сайлап алына иде. Аларны соңыннан әле озак вакыт күңелгә кадерле истәлек итеп саклаганнар.  Шөгыль барышында балаларның чиксез фантазиясе су өстенә нинди генә рәсемнәр булып төшмәде: анда йолдызлар җемелдәшкән күк йөзе дә, карлы урман өстеннән күтәрелеп килгән кояш та, кабатланмас кар бөртекләре...һәммәсе дә үз урынын тапты. Үз куллары белән шундый могҗизалар булдыруларына сөенечләре йөзләренә елмаю булып балкып чыкты балаларның.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International