Бүген хезмәт ветераны, элек Сарман районы Башкарма комитетының район архивы мөдире Исламова Вәсимә Харрас кызы үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Бу истәлекле көнне Вәсимә Харрас кызын Сарман муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Ю.Р.Исмәгыйловадан һәм Башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Г.Р.Солтангалиевадан җылы котлаулар кабул итте. Кунаклар юбилярга Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Вәсимә Харрас кызына ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, туганнары һәм якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы турында иң игелекле сүзләр һәм эчкерсез теләкләр яңгырады!