11 гыйнвар көнне Сарман мәдәният йортында район күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кылтырый белән Шылтырыйның Яңа ел маҗаралары» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Кечкенә тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны зур кызыксыну белән күзәтеп бардылар. Әкият геройлары белән чын күңелдән уйнадылар. Бәйрәмгә килгән балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы котлады. Балаларга «Татнефть» хәйрия фонды бүләкләре тапшырылды.