Бүген Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», "Гаилә. Тынычлык нигезе" проектлары һәм Гаилә елы кысаларында Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин Фәретдин һәм Мөслимә Фәйрушиннарны Тимер туйлары, Илгизәр һәм Мөнирә Шакировларны Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.