Бүген укучылар безнең мәктәпне тәмамлаучы студентлар белән очраштылар. Безгә төрле уку йортларының 1, 2 һәм 4 курс студентлары килде: Сарман аграр көллияте, Минзәлә медицина училищесы, Яр Чаллы педагогия көллияте. Сөйләшүләр һөнәрләр һәм киләчәк карьера турында барды. Студентлар хәзерге дөньяда нинди һөнәрләр барлыгы, тиешле һөнәр сайлау өчен нинди күнекмәләр һәм белемнәр кирәклеге турында тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Алар үзләренең укыту программалары һәм конкрет белгечлекләргә әзерләнү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук студент тормышының күңелле һәм кызыклы мизгелләре белән уртаклаштылар. Бу очрашу киләчәктә һөнәр сайлау бурычы торган укучылар өчен бик файдалы булыр дип өметләнәбез.