15 гыйнвар - Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне!

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, 15 гыйнварда, илебездә экологик бәйрәм – кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне без елның салкын вакытында безнең якларда кышларга калган кошларга карата кайгыртуыбызны һәм яратуыбызны белдерәбез. Кошлар безнең кышкы табигатебезне якты төсләр һәм күңелле тавышлары белән генә бизәмиләр. Кышлаучы кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең мәктәпкәчә төркеме тәрбияләнүчеләре кышлаучы кошларны сурәтләделәр. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты! Мәктәпкәчә балачак чорында экологик культура формалаша һәм үсеш ала. Шуңа күрә балаларда табигатькә кызыксыну уяту, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү, кечкенә канатлы дусларга ярдәм итәргә өйрәтү бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International