Искечә Яңа елда

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар көнне бер төркем яшь артистлар бистәбездәге картлар һәм инвалидлар өчен булган интернатта булдылар. Алар өлкәннәргә “Тылсымлы сәгать” дип исемләнгән тамаша тәкъдим иттеләр. Әбиләр һәм бабайлар балалар белән бергә җырлап та, биеп тә алдылар, алкышладылар. Аларның ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре укучыларга иң зур мактау булды. 
Интернатта булу – мәктәпнең күптәнге матур традициясе. Ул балалар күңеленә шәфкатьлелек өстәргә ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International