Саклаубаш авылында яшәүче Бибифатимә Миңнебаевага 100 яшь

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Саклаубаш авылында яшәүче Бибифатимә Миңнебаевага 100 яшь тулды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Раисының котлау хатларын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, якыннары котлауларга кушылдылар һәм озак гомерле хатынга сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International