Сарман район мәдәният йорты каршындагы көлке театры коллективы Иске Кәшер мәдәният йортында «Көлке дусларны җыя» дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясады. Театр тамашачылар игътибарына берсеннән берсе матур җырлар, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек, театральләштерелгән күренешләр тәкъдим итте. Кызыклы инсценировкалар нигездә гаилә мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган. Ә юмор һәм көлү һәрвакыт бәхетле гаилә тормышы белән бергә бара. Коллективның чыгышы Россиядә Гаилә елы кысаларында узды.