2024 елның 11-13 гыйнварында сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 4 укучы һәм Җәлилнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән бер укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ханнанова Азалия, 9 нчы сыйныф укучысы һәм Абдуллина Милена, 10 нчы сыйныф укучысы призер булдылар. Аларны музыка укытучысы Шәйхетдинова Флюза Фаварисовна әзерләгән. Бик яхшы! Котлыйбыз!