Химия буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

      12-14 гыйнварда химия буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 4 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Ханипов Камил, Сарман гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Галәлиева Венера Николаевна), Җәлилнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Дәүләт Таһир (8нче сыйныф), Махиянов Илнур (11нче сыйныф) призер булдылар. Әюпов Данияр, 9 нчы сыйныф укучысы җиңүче булды. Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын Рима Мөбарәк кызы Шәяхмәтова әзерләде. Бик яхшы!!! Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International